Шүрәле (шурале, леший)

Шүрәле (шурале, леший) — милләттәшләр

Бүләк кемгә?

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

—       Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.

Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне башлый Көз:

—       Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!

—       Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.

—       Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?

—       Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.

Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.

Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.

Ай белән Кояш

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.

Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

—       Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.

—       Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.

Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:

—       Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.

Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.

Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:

—       Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.

Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.

Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.

Резеда Вәлиева

Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде.

Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.

Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә.

Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!

Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр…

Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.

—       Әни, әни, дим, әйдә әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт… бер дә килешми.

Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.

— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз…— диде ул.

мультфильм Шњрђле тулы версиясе

Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләрБерлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләреКарт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.II

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларынЯзмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».Аз гына сабрит әле, әй кариэм! хәзер язам;Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.IIIБилгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул;Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул!IV

Все пошло от «чудесной» чуди?

Если мы посмотрим на карту Заказанья, то увидим, что это бывший лесной край, который примыкает к республике Марий Эл, а в древности часть этих земель занимали южные удмурты. Их татары и чуваши называли народом «ар», отсюда произошли Арское княжество и город Арск. Неслучайно, что на землях, которые раньше занимали финно-угорские народы, до сих пор живы предания и легенды о «мифических» лесных жителях.

При анализе марийских мифов и сказок многие исследователи и фольклористы, например, В.А. Акцорин, пришли к выводу, что очень часто за понятием «Овда» понимается некий автохтонный народ, который обитал в Волго-Вятском регионе еще до прихода сюда марийских и удмуртских племен. Многие памятники археологии указывают на проживание в этих краях пермских племен азелинской культуры, в некоторых легендах их также называют – чудь, чудские племена. И, конечно, удмурты и марийцы, занимаясь охотой и бортничеством, не могли не столкнуться с загадочным «чудесным» народом. Такие «контакты» попали в местные былины и предания, откуда и появилась легендарная овда.

Аналогично и татары, осваивая северные лесные земли, также не раз могли столкнуться с загадочным лесным народом, сохранив эти встречи в сказках про Шурале. Конечно, многие черты этого «героя» были выдуманы, ведь, у страха глаза велики. Обычно в народном сознании любое таинственное лесное существо будет выглядеть сверхъестественно, с элементами «нечистой силы»: рогом, шерстью, хвостом, длинными пальцами. Но в целом, очень похожие легенды у соседних народов про «Шурале – Овду» невольно наталкивают на мысль, что прообразом их вполне могли быть неведомые нам древние племена, обитавшие в этих краях.

Также следует добавить, что образ подобного лешего был и у древних чувашей, а назывался он «арсури». При этом слово «ар» у чувашей также означал удмуртов (или Арский край), а «сури» или «сурале (шурале)» — нечистую силу. В частности, в старочувашском языке: «сурале» — человек, в которого вселился «сура» (чёрт). В северных говорах чувашского языка и в марийском языке — звук «с» иногда переходит в «ш» — тут возникает слово: «шурале».

Что скажет об этом марийский фольклор?

Все эти истории можно было списать на богатую татарскую мифологию и суеверное сознание народа, однако у наших соседей, народа мари, мы встречаем удивительные истории про некое лесное существо, которые очень похожи на «татарского» Шурале. Марийцы называют его (её) – Овда, или народ овды. Во многих селах и деревнях Марий Эл до сих пор бытуют настоящие истории про овду, про места, где они обитали, про их проделки и проклятия. И вот что интересно: некоторые свидетели указывают, что овды обитали тут сравнительно недавно, может быть, сто или двести лет назад.

По своим описаниям овда очень походила на шурале, судите сами, и те и другие существа обитали в лесных урочищах (оврагах, норах, пещерах). Овда (как Шурале) любили кататься ночью на лошадях, иногда загоняя их до смерти. При этом местные жители ловили их, намазывая спину лошади смолой. Овда также имела длинные груди, которые часто перебрасывала через плечо (вероятно, что за груди принимали огромные клоки шерсти этого существа).

Овда и Шурале побаивались воды, поэтому от них часто спасались, переправившись через речку, или перепрыгнув лесной ручей. Также в легендах о Шурале встречается упоминание, что в левой подмышке у него дыра, откуда можно вытащить сердце во время сна Шурале. Аналогичные рассказы можно найти и про народ овды. Шурале (как и овда) боится соли, и имеет перевернутые задом наперед ступни ног.

Ялкау малай

Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.

Бу Кеше, улына күрсәтеп:

—       Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:

—       Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.

Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.

Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:

—       Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.

«Сказка ложь, да в ней намек!»

Это существо часто сравнивают с лешим или с духом леса, приписывают ему различные мифологические и сверхъестественные свойства. Особенно «прославился» персонаж Шурале в поэме татарского классика Габдуллы Тукая.

Всегда было интересно узнать, откуда у татарского народа появился такой странный «лесной дух», в переводе на татарский язык: «урман иясе». Ведь известно, что древние булгары и их предки – татары – жители бескрайних степей и лесостепи. Лес и таежные чащи, в какой-то степени, чуждая среда для татар. Тем интересна версия Кочующих, откуда мог появиться такой «сказочный персонаж».

Как известно, великий татарский поэт Габдулла Тукай родился на территории нынешнего Арского района (Заказанье), который сто лет тому назад был еще настоящим лесным краем. Именно здесь татарское население могло столкнуться с неведомыми существами, которые обитали в непроходимой чаще, в мрачных ельниках среди бурелома и болот. После таких встреч рождались легенды и предания о жутком существе, которое могло заманить человека в глухой лес, пытаться защекотать его до смерти, или всячески напугать несчастного дровосека или путника. Именно такие легенды (может быть, правдивые истории) слушал в детстве молодой Тукай, а потом изложил в легендарной поэме «Шурале».

мультфильм Шњрђле икенче версиясе

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер ҖегетКиткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр;Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,Шүрәленең бармагы калды — кысылды шап итеп.Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр,Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.— Әйтсәм әйтим, син белеп кал:чын атым «Былтыр» минем.Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була,һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,—диләр.Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;мин карак-угъры түгел,Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, иЯшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,мин карышмый уйныймын,Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнәШунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;Куйды илтеп аузын эчкән бүрәнәгә бармагын,—Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

Тагын кара: Шүрәле онлайн буяу

Г.Тукай әкиятләре. Шүрәле
  • Артка

  • Алга

Абдулла Алиш

Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.

Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.

Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.

Без кычкырабыз:

—       Кермә, кермә, батасың!

Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:

—       Наил! Наил!

Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:

—       Батам, батам, коткарыгыз!

Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.

Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:

—       Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.

Апа әйтә:

—       Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:

—       Мин уйнап кына.

—       Уйнап кына да ярамый,— диде апа.

Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:

—       Кермә, кермә! Апа да кычкыра:

—       Наил, Наил!

Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?

Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:

—       Батам, батам, коткарыгыз!

—       Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:

—       Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.

Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.

Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.

Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.

Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.

Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:

—       Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.

Гасыйм Лотфи

Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:

—       Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!

Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.

Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде.

Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.

—       Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар

төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.

Где искать шурале?

Самое интересное, что предания про овду сохранились у марийского населения Волжского и Моркинского районов Марий Эл, то есть недалеко от границ современного Татарстана. В частности, в Волжском районе (буквально в 3-4 км от РТ) существует легенда об овде в деревне Пинжан-Кукмор. Там до сих пор у околицы деревни стоит камень Овды, а недалеко от него жила настоящая овда.

В том же районе (около д. Петьялы) есть деревня Кусола, проклятая по легенде овдой, откуда потом уехали все жители.

Около деревни Сапуньжа Моркинского района (граница с Атнинским районом РТ) есть загадочный овраг, где в древности жили овды, при этом местные татары опасались этого «нечистого места», называя этот овраг «душу забирающий, давящий на душу». В том же районе, у деревни Пашкансола, существовало место Овданур (поле Овды), куда люди боялись заходить в темное время суток.

Рядом с татарской деревней Кульбаш (Моркинский район) существует Овдасола, около которой находится гора Карман-Курык, где по легендам в подземных норах (пещерках) в стародавние времена обитали овды.

Таким образом, вполне вероятно, что за мифическим образом «лесного жителя» Шурале вполне могли скрываться представители древних финно-угорских (чудских) народов, которые жили в бескрайних лесах от Волги до Урала.

Ахат Хафизов

Фото на постере: Рамиль Гали

Подробнее: https://sntat.ru/news/tatarskii-surale-lesii-cert-ili-potomki-drevnego-isceznuvsego-plemeni-5834414

Алтын бөртекләр

Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.

—       Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.

—       Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.

—       Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!

—       Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.

—       Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.

Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.

—       Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.

—       Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.

Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.

—       Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:

—       Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.

Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.

«Слово «шуран» означает «рогатый»

При этом Шурале также герой башкирских легенд и сказок, а поскольку башкиры до настоящего времени жили среди уральской тайги, то среди них известно множество преданий про это лесное существо. Некоторые легенды очень похожи на марийские, например, что Шурале отличаются по полу, среди них есть существа женского рода. Якобы, некоторые башкиры брали самых красивых среди них себе в жёны, и от них появлялось потомство. Похожие легенды существуют про овду и среди восточных мари.

Существуют марийские сказки, где храбрый охотник или дровосек тем или иным способом обманывает овду, а потом спасается от этого загадочного существа. По своему сюжету эти сказки очень напоминают легенды о Шурале.

Такое сходство в мифологиях татарского и марийского народа неслучайно, ведь эти народы бок о бок, вместе, прожили почти тысячу лет. И, скорее всего, «Шурале» появилось из марийских поверий, ведь даже название этого «героя», вероятно, возникло из марийского языка. Слово «шур» с марийского означает «рог», а слово «шуран» — «рогатый». А в большом марийском словаре также указано, что понятие «шуран» — в древности означало «нечистый, чёрт».

Интересно и то, что южные удмурты (калмез) словом «шурали, урали» иногда называют птицу филина, который пугает людей своими криками в ночном лесу. Те же удмурты в старину словом «шурали» называли нечистую силу.

Өч кыз

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

—       Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

—       Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

—       Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

—       Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

—       Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:

—       И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Золотая коллекция
Добавить комментарий

;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: